Капиталь ремонттан соң, бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге янәдән пациентлар кабул итә башлады

2011-2012 елларда ТР сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында, биредә өч айдан күбрәк вакыт эчендә төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, иң заманча җиһазлар урнаштырылган

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Капиталь төзекләндерү белән бәйле дүрт айлык тәнәфестән соң, бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь (бала тудыру) үзәге янәдән пациентлар өчен ишекләрен ачты. Аның кабат ачылышы тантанасы ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адел Вафин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һ.б. кунаклар катнашында узды.
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге – Татарстандагы бала тудыруга ярдәм итү системасында иң көчле дәвалау учреждениесе санала. Ул акушер физиология, карантин очракларында акушер күзәтүе, авыр узучы йөклелекне күзәтү, яңа туган сабыйлар, анестезиология, йөкле ханымнар, бала тапкан аналар, яңа туган сабыйлар өчен реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрен эченә ала.
2011-2012 елларда ТР сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында, биредә өч айдан күбрәк вакыт эчендә 9500 кв. м мәйданда төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Төзелеш-монтаж эшләренә, медицина җиһазлары, инженерлык системалары белән тәэмин итүгә 360 млн. сумнан артык финанслар тотылган.
“Капиталь төзекләндерү эшләре бик кыска вакыт эчендә уздырылды. Бу республикада перинаталь үзәкнең тиз арада эшләп китүе никадәр мөһим булганлыгын раслый Бу–өченче дәрәҗәдәге перинаталь үзәк. Аның үзенчәлеге бала табуның авыр очраклары өчен махсуслашкан учреждение булуында. Ул авыр очракларда ярдәм күрсәтү өчен кирәкле югары квалификацияле белгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Биредә республиканың барлык төбәкләреннән йөкле ханымнар кабул ителә”, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Төзекләндерүдән соң үзәктә барлык палаталар да югары уңайлыктагы итеп үзгәртелгән. 100 урынга исәпләнгән бу учреждениедә аналар һәм сабыйлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган: ана белән бала палаталары булдырылган, һаваны чистарту, җылыту һәм суытучы күп дәрәҗәле заманча вентиялция системасы урнаштырылган.
“Биредә заманча логистика да булдырырга тырыштык. Бала тапканда өзлегү һ.б. авыр очраклар булганда сабыйлар һәм аналар гомерен саклап калырга перинаталь үзәкнең клиник хастаханәнең башка корпуслары белән янәшә урнашуы ярдәм итә. Кече яшьтәгеләр өчен хирургия бүлеге дә якында гына”, - ди Адел Вафин. .
Ул үзәкне төзекләндерү буенча алга куйган бурычларның үтәлеп чыгуына шат булуын белдереп, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә, 2011-2012 елларда ТР сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын финанслауда катнашучы Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бу бик вакытында гамәлгә ашырылган, зур сорау табучы проект. Технологияләр бүген бик тиз үзгәрә, профессионалларга яңа уңышларга ирешү өчен бу бик кирәк иде. Шушы диварлар эчендә моны технологик яктан гына түгел, матурлык ягыннан да гамәлгә ашырырга тырыштык. Әниләр бирегә тагын килергә теләк белдерерлек булсын”,- дип ассызыклады Адел Вафин.
Төзүчеләр исеменнән перинаталь үзәк коллективының шатлыгын уртаклашырга килгән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үзәк республикада бала тудыру буенча рекордлар бирүдә саллы өлеш кертсен, иң мөһиме: сабыйлар да, әниләре дә сәламәт булсын, дигән теләктә калды.
Коллектив исә, үз чиратында, авыр очракларда бала табучы аналарның хәлен җиңеләйтү өчен барысын да эшләячәкләрен ышандырды.
Перинаталь үзәкне төзекләндерүгә зур өлеш керткән бертөркем затлар Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.