Азнакайда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 16 миллион сумнан артып киткән

Әҗәтле 407 фатирның 71ендә кешеләрнең бөтенләй яшәмәве ачыкланган

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районы буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 16 миллион сумнан артып киткән. Суд приставлары тикшергән 407 фатирның 71ендә кешеләрнең бөтенләй яшәмәве ачыкланган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Судка 12 дәгъва бирелгән, 4 кеше бурычын түләгән. 2009 елдан 2010 елга кадәр 445 мең сум бурычтан бары 53 мең сум кайтарылган. Суд приставларының төп проблемасы – бурычлы кешеләрнең алыр әйбере юк, кемдер бөтенләй эшләми.