Татарстанда болытлы һава һәм салкын көннәр

Казанда көндез 3-6 градус җылы булачак, ә Татарстан буенча – 3-8 градус

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә Казанда болытлы һава, республика территориясендә яңгыр явачак.
Казанда көндез 3-6 градус җылы булачак, ә Татарстан буенча – 3-8 градус
Республикада 29 октябрьгә каршы төндә болытлы, урыны белән карлы яңгыр явачак. Температура 0 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.