Метроның “Кәҗә бистәсе” станциясенең исемен үзгәртеп, 30 декабрьдә файдалануга тапшырачаклар

Казан метросының җиденче станциясе өчен иң яхшы атамага конкурс игълан ителәчәк. Әлегә фикер алышына торган вариантлар арасында “Елга аръягы” һәм “Ак Барс” атамалары бар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Метроның “Кәҗә бистәсе” станциясенең исемен үзгәртеп, 30 декабрьдә файдалануга тапшырачаклар. Казан метросының җиденче станциясе өчен иң яхшы атамага конкурс игълан ителәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче чираты төзелеш объектлары белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.
“Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Марат Рәхимов журналистларга хәбәр иткәнчә, әлегә фикер алышына торган вариантлар арасында “Елга аръягы” һәм “Ак Барс” атамалары бар.
Хәзерге вакытта Казанда гомуми озынлыгы 9,62 чакрым тәшкил иткән, 6 станциядән торган метрополитен эшли. Җиденче станцияне файдалануга тапшыргач, метро тоннельләренең гомуми озынлыгы 11 чакрымнан артып китәчәк.
Бүгенге көндә метроның беренче линиясенең икенче чиратын төзү эшләре алып барыла: “Завод”, “Мәскәү” һәм “Декабристлар” станцияләрендә эшләр башланган.