Дмитрий Медведев өчен махсус самолетны Казанда җыйганнар

Агымдагы елның ахырына кадәр Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе махсус билгеләнүдәге тагын өч самолет эшләп чыгарачак

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанга үзенең чираттагы визитын Казан авиатөзүчеләре җыйган Ту-214 авиалайнерында ясады. Ту-214ПУ (идарә пульты) очкычы “Россия” Очучылар әзерли торган махсус отрядына агымдагы елның октябрендә файдалану өчен җибәрелә.
Ту-214ПУ авиалайнеры РФ Президенты Эшләре идарәсе заказы буенча “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖндә эшләнгән. Предприятиедә җыю буенча барлык эшләр төгәлләнгәннән соң очкыч җир өсте, очыш-конструкторлык һәм сертификация сынаулары комплексын узган, дип хәбәр итә заводның матбугат хезмәте.
ТУ-214ПУ очкычы серияләп җитештерелә торган модельдән сизелерлек аерыла: анда махсус техника урнаштырылган, ә интерьеры “Вемина – Авиапрестиж” компаниясенең үзенчәлекле дизайны буенча эшләнгән.
Искәртеп узабыз, 2009 елның июнендә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе РФ Президенты Эшләре идарәсенә ике Ту-214 самолет-ретрансляторы эшләп тапшырды инде. Агымдагы елның ахырына кадәр предприятие махсус билгеләнүдәге тагын өч самолет эшләп чыгарачак.