Башкалада лаборатор диагностика мәсьәләләре каралды

Казанда “Лаборатор медицинаның бүгенге казанышлары” исемле фәнни-гамәли конференциясе үтте

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Казанда “Лаборатор медицинаның бүгенге казанышлары” исемле фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник лаборатор диагностика буенча баш белгече, шәһәрнең 1-нче хастаханәсе клиник-диагностик лаборатория мөдире буенча баш белгеч Дамир Сираҗетдинов ачты. Министрлыктан медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту һәм өлкәне стандартлаштыруны үстерү Идарәсе башлыгы Галина Лысенко чыгыш ясады. “Лаборатор медицинаның бүгенге казанышлары” темасына докладны Казан дәүләт медицина академиясенең клиник лаборатор диагностика кафедрасы мөдире Анатолий Цибулькин тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, лаборатор диагностика белгечләрен әзерләү программасы биохимия, педиатрия, гематология һәм башка бүлекләрне үз эченә ала. “Безнең бурыч – лаборатор диагностика ысулларын уйлап куллану”, - диде ул.
Конференциядә проблеманы шулай ук академиянең клиник лаборатор диагностика кафедрасы белгечләре дә яктыртты. Бу турыда Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.