Бүген Казанда тугызынчы тапкыр “Дортрансэкспо” махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады

Мондый күргәзмәләр тармакта берничә ел алга карап эш итәргә ярдәм итә, дип саный транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Сафин

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда тугызынчы тапкыр “Дортрансэкспо” махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы  оештыра торган бу чара РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы яклавында үтә.
Күргәзмәне ачу тантанасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Ространсмодернизация” ФДУ генераль директорының дәүләт-бизнес партнерлыгы буенча киңәшчесе Виталий Максимов катнашында узды. Ленар Сафин ассызыклап үтүенчә, транспорт һәм юл тармагы җәмгыять тормышы өчен сулар һава кебек үк мөһим. “Мондый күргәзмәләр тармак өчен яңа технологияләр, идеяләр тәкъдим ителү ягыннан бик кызыклы. Алар безгә берничә ел алга карап эш итәргә ярдәм итә”, - дип ассызыклады ул.
“Дортрансэкспо” юл хуҗалыгы, транспорт өлкәләрендә фән һәм техниканың соңгы казанышларын, алдынгы тәҗрибәне тәкъдим итү, илнең юл-транспорт комплексының үсеш перспективаларын демонстрацияләү мәйдан. Экспозициясе дә яңа җиһазлар, материаллар, техника, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының киң спектрын эченә ала. Быелгы күргәзмәдә Татарстаннан тыш, Мәскәү, Түбән Новгород, Владимир, Ульяновски һ.б. шәһәрләр компанияләре актив катнаша. Алар арасында “Виртген-Интернациональ-Сервис”, “Делфо-Ком”, “Экопол Владимир”, “АлАз”, “Казан гипронииавиапром” компанияләрен дә күрергә мөмкин. Белоруссиядә җыелган юл техникасы бүген Татарстан өчен нәтиҗәлелеге һәм оптималь бәясе ягыннан кызыклы. Шушы факторларны күздә тотып, Татарстан һәм Беларусь Республикалары арасында алга таба хезмәттәшлек итү буенча Беркетмә дә имзаланган иде. Быелгы “Дортрансэкспо” экспозицияләре арасында “Беларусьның иң яхшы продукциясе” экспозициясе аерым урын тота. Биредә “Белкард”, “Могилевлифтмаш” кебек предприятиеләр продукциясе җентекле презентацияләнә. Шулай ук Алмания һәм Чехия компанияләре дә аерым экспозицияләр тәкъдим итә. Чехиянең KAREX компаниясе, мәсәлән, Казан күргәзмәсендә әле тәүге тапкыр гына катнаша. Компания шәһәр, шәһәрара маршрутлар һәм туристлар өчен каралган “IVEKO СR” автобуслары (элеккеге “Кароса”) белән тәэмин итүче буларак билгеле. Компания вәкиле Владислав Йоза сүзләренә караганда, Татарстандагы һава шартларында эшли алырлык бу автобуслар 2013 елгы Казан Универсиадасында хезмәт күрсәтә алыр иде. Бу өлкәдә Татарстан белән аңлашуга өметләнгән Чехия компаниясе вәкилләре өчен өмет уты сүнмәгән әле. Журналистрлар белән әңгәмә барышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдергәнчә, Универсиада өчен туристлар классындагы 400 ләп барлык уңайлыклары булган чит ил автобуслары сатып алыначак. Дөрес, әлегә ул кайсы компания продукциясенә өстенлек биреләчәген ачмады. 2013 елга шәһәрара маршрутлардагы автобуслар паркын яңарту да күздә тотыла. Муниципаль маршрутларда исә, министр искәрткәнчә, үзебездә җитештерелгән “Нефаз”ларга өстенлек биреләчәк.
Быелгы “Дортрансэкспо”да “Свияжски мультимодаль логистика үзәге” проектына аерым урын бирелә. Күргәзмә ачылышында проектның дәүләт заказчысы -“Ространсмодернизация” ФДУ. Ленар Сафин сүзләренә караганда, быел бу проектны гамәлгә ашыру буенча беренче реаль эшләр башланган. Проект-монтаж һәм төзелеш эшләре федераль һәм республика казнасы исәбенә алып барыла.
Бүген, күргәзмәгә туры китереп, Балтика-Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше булган “Шәле-Баулы” автомобиль юлының Шәледән Саескан Тавына кадәрге 40 км озынлыктагы участогы да ачылды. Автомобиль юлы тулысынча 2013 елдан эшләп китәргә тиеш. Аның сафка басуы Мәскәүдән Оренбург юнәлешенә һәм киресенчә хәрәкәт итүче транзит йөк автомобильләренә Казанга кермичә генә юлын дәвам итү мөмкинлеген тудыра. Шул рәвешле, Казан үзәге нагрузкадан арыначак. “Шәле-Баулы” юлын киләчәктә түләүле итүгә килгәндә, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры бу мәсьәлә соңрак, юлның 4 полосалы икенче чираты файдалануга тапшырылгач, каралачак дип белдерде.