2009 елда Татарстанда 5 меңгә якын кешедә зоб авыруы күзәтелгән

Соңгы елларда Татарстанда калкансыман биз зураю авыруы сирәк очрый башлаган

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Соңгы елларда Татарстанда калкансыман биз зураю авыруы сирәк очрый башлаган. 2007 елда зоб авыруы 10 мең 500 кешедә күзәтелгән булса, 2009 елда авыручылар саны 4 мең 800 белән саналган. Бу турыда бүген Республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш эндокринологы Энгель Хәсәнов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, узган гасырның 50-60-нчы елларында Татарстан территориясендә яшәүчеләр организмында йод җитмәү сәбәпле, зоб авыруы киң таралган булган. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында калкансыман биз зурайган кешеләр саны зур иде. Моңа нефть чыгару нәтиҗәсендә туфракның пычрануы сәбәп булган. Бүгенге көндә йод җитмәү сәбәпле килеп чыккан авырулар сирәк очрый, чөнки халык арасында агарту чаралары алып барыла. Татарстанлыларга йод кушылган тоз, икмәк продукциясен кулланырга тәкъдим ителә. Риск төркеменә караучыларга – балага узган хатыннар, имезүче аналар һәм балаларга өстәмә рәвештә йод препаратлары бирелә. Билгеле булганча, организмда йод җитмәгән очракта баланың баш миенә зыян килә, андый балалар акыл ягыннан зәгыйфь була. Шуңа күрә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә.
Конференциядә катнашкан министрлыкның штаттан тыш баш балалар эндокринологы Мөнирә Кибанова әйтеп үткәнчә, соңгы өч елда балалар һәм яшүсмерләр арасында эндокринологик авырулар сирәк очрый башлаган. Зоб авыруы белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен балалар учреждениеләрендә даими тикшерү алып барыла.
Казанның штаттан тыш баш балалар эндокринологы Ирина Шаленная сүзләренә караганда, башкалада яшәүче балаларның 1 процентында гына калкансыман биз патологияләре күзәтелә.
Конференциядә катнашучылар ассызыклаганча, Татарстанда йод җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар белән бәйле хәл тотрыклы булып кала. Шулай булса да, республика территориясендә яшәүчеләргә йод җитеп бетми. Проблеманы чишү максатыннан республикада профилактика өлкәсендә даими эш алып барыла.