Ульяновскида «Сәдака» хәйриячелек фонды балаларга бәйрәм оештырды

Аларга шулай ук китап кибетеннән яраткан китапларын юнәтү өчен сертификатлар да тапшырылды.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның А.Матросов исемендәге ял паркында «Сәдака» хәйриячелек фонды тырышлыгы белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Паркка әти-әниләре белән бергә килгән сабыйлар кояшлы матур көнне саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр һәм төрледән-төрле конкурсларда, бәйгеләрдә иҗади осталыкларын күрсәтеп, призлар алдылар. Аларга шулай ук китап кибетеннән яраткан китапларын юнәтү өчен сертификатлар да тапшырылды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән гөнаһсыз, ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен шундый чараларны без мөмкин булган кадәр ешрак үткәрергә тырышабыз. Алар бик теләп, ашкынып киләләр һәм уеннарда үзләрен сынап карау белән генә чикләнмичә, рәхәтләнеп үзара аралашалар, яңа дуслар табалар», — ди хәйриячелек фонды җитәкчесе Фәрит Галәветдинов.

«Безнең фонд шулай ук өлкә балалар клиник хастаханәсе, башка дәвалау учреждениеләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Иганәчеләр ярдәменә таянып, аларны көндәлек кирәк-яраклары белән тәэмин итүгә үз өлешебезне кертәбез», — дип сөйләде ул.