news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерлар Милли музейга һәм аның филиалларына бушлай бара алачак

Пенсионерларны Милли музейда экспозицияләр буенча экскурсияләр, мастер-класслар, «Красная горка» Мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгышы, «Идел буе елгалары» әйлән-бәйләне көтә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Өлкәннәр декадасы кысаларында «Язмышларның матур мизгелләре» дип исемләнгән ункөнлек үткәрәләр. Бу көннәрдә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары өчен ирекле керү һәм бушлай чаралар үткәрү күздә тотыла.

Пенсионерларны һәм ветераннарны Милли музейда экспозицияләр буенча экскурсияләр, мастер-класслар, «Красная горка» Мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгышы, «Идел буе елгалары» әйлән-бәйләне көтә.

Вокалчыларны тыңларга һәм чын күңелдән «Автор җыры» һәм «Романс аһәңнәре» музыкаль лекцияләрендә, татар халык җыры концертында җырларга мөмкин булачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика китапханәсендә Милли музей хезмәткәрләре «Заманча Казан» дигән махсус лекция уздырачак.

«Язмышларның матур мизгелләре» декадасы 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Декада афишасы — сайтта «Тиздән музейда» бүлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100