news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студенты 500 мең сумлык грант откан

Татарстан студентлары барлыгы 1,2 млн. сумлык грант ярдәме алганнар.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстан студенты Бөтенроссия студентлар форумында катнашып 500 мең сумлык грант откан.

21 сентябрьдән башлап Казанда узган Бөтенроссия студентлар форумында грант конкурсы нәтиҗәләре буенча, төп җиңүчеләрнең берсе — Татарстаннан Рәхим Хисмәтов булган. Аның «Җиңү юлында-2022 «хәрби-тарихи уены» проекты 499,6 мең сум күләмендәге максималь грантка лаек булды. Татарстан студентлары барлыгы 1,2 млн. сумлык грант ярдәме алганнар.

Яшьләр инициативаларының грант конкурсы студентлар форумы кысаларында «Студентлар инициативасы», «Яшьләр медиасы», «Иҗади яшьләр инициативасы», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр арасындагы тискәре күренешләргә профилактика һәм милләтара хезмәттәшлек» һәм «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту»номинацияләре буенча узды.

Барлыгы 50гә якын гариза бирелгән. 20 проект халык алдында яклауга кертелгән. Нәтиҗәдә, жюри Россиянең тугыз төбәгеннән килгән 13 проектка 3,5 млн сумнан артык күләмгә грант ярдәме күрсәтергә тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100