news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Италия «Спутник V» прививкасын ясатучыларны сертификатлар системасына кертергә мөмкин

Россиянең Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге эшләп чыгарган «Спутник V» вакцинасы дөньяның 70тән күбрәк илендә теркәлгән.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Италия хакимияте Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын ясатучыларны җирле ковид-сертификатлар яки green pass системасына кертергә планлаштыра.

Россиянең Италиядәге илчесе Сергей Разов белдергәнчә, баштарак бу мәсьәлә белән Италия Премьер-министры Марио Драгига Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать иткән булган. Министр белдергәнчә, Россия вакциналарыннан баш тарту ил вәкилләре эшчәнлегенә йогынты ясый һәм туристлар өчен кайбер чикләүләр кертә.

«Тышкы эшләр министры Сергей Лавров бер ай элек Италия Премьер-министры белән очрашуда аның бу теманы җентекләп каравын сорады. Чөнки бу безнең дипломатлар эшчәнлегендә формаль булмаган чикләү», — дип яза Разовка сылтама белән РИА Новости.

Россия илчесе белдергәнчә, Марио Драги әлеге тәкъдимнәрне карарга вәгъдә иткән, әмма төгәл сроклары билгеле булмаган.

  • Россиянең Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге эшләп чыгарган «Спутник V» вакцинасы дөньяның 70тән күбрәк илендә теркәлгән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100