news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт Иҗади индустрияләрне үстерү концепциясен раслады

Әлеге концепция кече һәм урта креатив бизнес өлкәсендә дә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте киләсе тугыз елга Иҗади индустрияләрне үстерү концепциясен раслады.

Россия премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, әлеге концепция яңа эш урыннары булдыруга, шул исәптән кече һәм урта креатив бизнес өлкәсендә дә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.

«Иң мөһиме — ул кешеләргә үз-үзләрен, талантларын үстерергә, тормышны сыйфатлы итеп үзгәртә торган яңа белемнәргә, идеяләргә, технологияләргә яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип яза Михаил Мишустинга сылтама белән «Российская газета».

Документта сәнгать, музыка, кино, рәсем сәнгате, тарихи-мәдәни мирас кебек креатив индустрияләргә, шулай ук архитектура, дизайн, туризм кебек гамәли индустрияләргә дәүләт ярдәме каралган. Илкүләм проектлар һәм кайбер дәүләт программалары кысаларында мондый ярдәм күрсәтелә инде, әмма бу гына җитәрлек түгел, дип саный Премьер-министр.

Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итеп, хөкүмәт төбәкләрдә яңа үсеш нокталары формалаштырырга, аларга инфраструктура булдыруда шул исәптән шәһәр планлаштыруда, торак, юллар төзегәндә, югары технологияле җиһазлар белән креатив кластерлар булдыруда ярдәм итәргә ниятли.

«Әлбәттә, Россия төбәкләрендә яшәүче барлык кешеләр куллана алсын өчен мәгълүмати тәэмин итү, архив һәм музей коллекцияләрен цифрлаштыру системаларын үстерүне дәвам итәчәкбез», — диде Премьер-министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100