news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслар министрлыгы пенсияләрнең тупланма өлешен трансформацияләү идеясен хуплады

Мәҗбүри пенсия иминиятен пенсиянең тупланма өлешенә күчерү иминиятләштерелгән затларның теләге буенча башкарылачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы пенсияләрнең тупланма өлешен трансформацияләү идеясен хуплады.

Мәҗбүри пенсия иминиятенең тупланма өлеше (ОПС) 2014 елдан башлап «туңдырылган» иде. Ул бердәм кагыйдәләр буенча дәүләтнеке булмаган пенсия (НПО) белән тәэмин итүнең махсус схемасына үзгәртелергә мөмкин. Әлеге инициатива РФ Финанс министрлыгында хупланды. 24 сентябрьдә ведомство башлыгы Антон Силуановта узган киңәшмәдә каралды, дип хәбәр итә ТАСС.

Массакүләм матбугат чараларында ведомствоның ирекле программада катнашучыларның хокукларын гарантияләү системасын кертүне хуплавы турындагы мәгълүмат чыкты. Шулай ук гаилә әгъзалары файдасына төзелгән шартнамәләр буенча пенсияләрдән НДФЛны тотып калу өчен салым базасын билгеләгәндә исәптән баш тартуы турында мәгълүмат пәйда булды.

Мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруны тыйганнан соң, аны дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү итеп трансформацияләүнең берничә концепциясе каралды. 2016 елда РФ Финанслар министрлыгы һәм үзәк банк тәкъдиме белән шәхсия пенсия капиталы (ИПК) булдырылды. 2019 елда әлеге ведомстволар гарантияләнгән пенсия планын (ГПП) кертергә тәкъдим иттеләр.

Мәҗбүри пенсия иминиятен пенсиянең тупланма өлешенә күчерү иминиятләштерелгән затларның теләге буенча башкарылачак. Ул дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән килешү төзеп эшләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100