Думага губернаторларга ике тапкыр рәттән сайланырга мөмкинлек бирүче проект кертелде

Андрей Клишас билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны күздә тота.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Дәүләт Думасына губернаторларга ике тапкыр рәттән сайланырга мөмкинлек бирүче проект кертелде. Бу хакта проект авторларының берсе, Федерация Советының конституция законнары комитеты башлыгы Андрей Клишас белдерде, дип яза «РИА Новости».

«Хәзерге вакытта регион башлыгы РФ субъектының иң югары вазыйфасына рәттән ике тапкырдан артык сайлана алмый. Закон проекты мондый срокны чикләү мөмкинлекләрен төшереп калдыра», — дип аңлатты сәясәт эшлеклесе.

Андрей Клишас билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны күздә тота.

«Карарларның сыйфатлы булуыннан һәм вакытында кабул ителүеннән гражданнарның иминлеге, аларның хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итү тора», — диде ул.

Закон проекты инициаторы сүзләренә караганда, хакимият органнары эшчәнлегенең бердәм системасында әлеге үзгәрешләр РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарының җаваплылыгын арттырырга, төбәкләрдәге халкының тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм коррупциягә каршы тору буенча чараларны киңәйтергә тиеш.