news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: Путин президент статусы булган төбәкләргә лояль карашта

Кремль вәкиле белдергәнчә, Россиядә президент вазифасы берәү генә булырга тиеш.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин субъект башлыклары «президент» дип аталган төбәкләр спецификасын аңлый һәм аларга лояль карашта. Әмма киләчәктә вазифа атамалары белән бәйле мәсьәләдә бердәмлеккә ирешергә кирәк, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Россиядә президент вазифасы берәү генә булырга тиеш, дип яза ТАСС агентлыгы Дмитрий Песковка сылтама белән.

«Бу позиция барысын да тәртипкә салыр өчен кирәк. Илдә президент вазифасы берәү генә булырга тиеш. Әмма кайбер төбәкләрнең спецификасы бар», — диде Песков һәм беренче чиратта сүзнең Татарстан турында баруын әйтте.

Баштарак конституцион закон буенча Федерация Совет комитеты рәисе Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников Россия төбәкләре губернаторлары вазифаларының бердәм атамасын булдыру турында Дәүләт Думасына закон проекты тәкъдим иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100