Әлки районында балалар бакчасы янында машина кую урыны булачак

Бу эшләр юл хәрәкәте иминлеге программасы нигезендә башкарыла.

(Әлки, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»), Әлки районының Базарлы Матак бистәсендәге «Каенкай» балалар бакчасы янында машиналар кую өчен мәйданчык ясалачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр район җитәкчеләренә машиналарны калдырып торырга урын булмау турында зар белдергәннәр иде. Ә менә тукталыш ясар өчен бакча урамында урын кысанрак.

Һәм менә тиздән бу бакча янында автомобильләр өчен шундый мәйдан булачак. Ул урынны америка өрәңгеләреннән чистартканнар. Тиздән андагы иске бина да сүтеп алыначак. Бу эшләр юл хәрәкәте иминлеге программасы нигезендә башкарыла.