Алмаз Хәмзин Буаның Иске Тинчәле авылы юбилеенда пылау белән сыйланды

Буа районының Иске Тинчәле авылына 350 ел тулды.

(Буа, 27 сентябрь «Татар-информ», «Байрак»). Буа районының Иске Тинчәле авылының 350 еллык зур юбилеена багышланган бәйрәм бүген мәктәп янындагы мәйданчыкта узды. Анда авылның олысы-кечесе җыелды, читтә яшәүчеләр дә күп кайтты. Бәйрәм кунагы Алмаз Хәмзин дә пылау белән сыйланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бәйрәмне инициаторы булган һәм оештыруга зур өлеш керткән Казаннан Рәүф Ибраһимовка, иганәчеләргә, һәр катнашучыга рәхмәтен җиткерде. Күп котлаулар яңгырады, район үзешчәннәре күркәм бәйрәмне үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр, зур казанда пылау пеште, самавырда чәй кайнады. 

Биредә шулай ук Марс Алиев җитәкчелегендә нәшер ителгән «Кыям Абрамов. Эшчедән Совнарком Рәисемнә кадәр» дип исемләнгән китапны тәкъдим иттеләр. Шушы авылда туып үскән гыйбрәтле язмышлы шәхесне искә алуда шулай ук китапны язуга өлеш керткән оныгы Рафыйк Стрельцов, аның улы Булат һәм башкалар катнашты.