Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.