Иртәгә һава торышы: томан һәм бераз яңгыр

Республика буенча төнлә 7-9 градус кына җылы булачак.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республикада урыны белән төнлә һәм иртән 500 метрга һәм аннан да азрак күз күреме белән томан, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан уртача булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.Төнлә 4-9, көндез 10-15 градус җылы булачак. Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатышта салкынрак булачак.Казанда 27 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача. Төнлә 7-9, көндез 10-12 градус җылы көтелә.29 сентябрь төнендә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр сибәләр. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача. Һава температурасы 5-10 градус җылылыкта булыр дип көтелә.