Ютазыда сигез ай эчендә 120 дән артык бала якты дөньяга килгән

Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу күрсәткеч азрак, ди белгечләр

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Ютазы муниципаль районында агымдагы елның беренче сигез аенда 120 дән артык бала дөньяга килгән, дип хәбәр итә “Ютазинская новь” хәбәрчеләре.
Бу күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, азрак, ди ЗАГС белгечләре. Гаиләләрдә барлыгы 49 беренче бала туган. Узган ел әлеге күрсәткеч 19 балага азрак булган. Икенче бала булып 47 сабый аваз салган. Узган ел андыйлар саны 57 бала булган. Быел балалыкка алынган сабыйлар саны да аз, нибары – берәү генә. Узган ел балалыкка алу буенча 3 акт рәсмиләштерелгән булган.