“Өй алдыбыз – гөлбакча - 2010”

Актанышта чәчәкләр композициясе конкурсы үтте

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Актаныш муниципаль районы мәдәният йортында “Өй алдыбыз – гөлбакча - 2010” чәчәкләр композициясе конкурсы буенча җиңүчеләрне билгеләү чарасы булып үтте, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнар порталында.
Бу конкурста районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре катнашкан. Шулай ук ишегаллары, авыл мәчетләре дә читтә калмаган. Аларның барысы да тирә-як мөхиттә уңайлы һәм күркәм шартлар тудыру буенча күп кенә эшләр башкарганнар. Күп итеп чәчәкләр утыртканнар. Урта белем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урын Актанышның икенче мәктәбенә бирелде. 2 нче һәм 3 нче урыннарны узара Актаныш гимназиясе һәм 1 нче урта мәктәп бүлеште. Административ биналар арасында иң күркәм күренешне Сбербанк хезмәткәрләре тудырган дип табылды.