Сәламәтлек үзәкләрендә картлар сәламәтлеген тикшерәчәкләр

1-2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 14 Сәламәтлек үзәгендә өлкән яшьтәгеләр һәм картлар сәламәтлеген тикшерәчәкләр

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). 1-2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 14 Сәламәтлек үзәгендә өлкән яшьтәгеләр һәм картлар сәламәтлеген тикшерәчәкләр. Шулай ук учреждениеләр хезмәткәрләре сәламәтлек мәсьәләләренә багышланган лекцияләр укыр дип көтелә.
Диспансеризация уздырачак бригадалар составына терапевтлар, неврологлар, отоларингологлар, офтальмологлар һәм кардиологлар керәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча картларга сәламәтләнүнең шәхси программасын тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.