Чаллыда балалар бакчалары арта

Аның берсен озакламый ачарга уйлап торалар

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллының 37 нче комплексында 4 нче октябрь көнне яңа балалар бакчасын ачырга җыеналар, дип хәбәр ителә “Челнинские известия”дә.
Мәктәпкә чаклы белем бирү буенча идарә башлыгының урынбасары Винер Харисов сүзләреннән аңлашылганча, яңа объектта хәзерге вакытта соңгы төзекләндерү эшләре бара. Бу бакчаның ачылуын өч йөзләп баланың әти-әнисе көтә. Нәкъ менә шуның кадәр бала өчен бу бакча исәпләнгән дә икән.
Тагын бер бакча ГЭС бистәсендә пәйда булачак. Ел ахырына чаклы элеккеге Татар-төрек лицее бинасын төзекләндереп, балалар бакчасы итеп үзгәртеп кору күздә тотыла. Әлеге балалар бакчасына йөрү өчен 270 балага юллама бирү планлаштырыла.
Бакчага юллама җитмәү проблемасын хәл итүнең башка юлларын да карыйлар. Мисал өчен, шәһәрдә 52 нче мәктәптә 25 балага исәпләнгән мәктәпкә чаклы әзерлек буенча бишенче төркем оештырылды. Күптән түгел өченче гаилә бакчасы барлыкка килде. Аны күпбалалы Толпеевлар ачкан. Шуның өчен Президентыбыз аларга яңа фатир һәм автомобиль бүләк иткән.
- Киләсе елда да яңа балалар бакчасы төзергә һәм иске биналарны яңадан бакча халәтенә кайтару эшләрен планлаштырып торабыз, - ди Винер Харисов. – 36 нчы комплекста яңа балалар бакчасын төзергә уйлап торабыз. Хәзерге вакытта 320 урынга исәпләнгән бинаның проекты раслана.