Александр Коновалов министр Айрат Фәрраховка рәхмәт хатын юллады

Министр Айрат Фәрраховка Россия нейрохирурглары Ассоциациясе рәисе, Бурденко исемендәге нейрохирургия буенча фәнни-тикшеренү институты директоры академик Александр Коноваловтан рәхмәт хаты килеп иреште

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка Россия нейрохирурглары Ассоциациясе рәисе, Бурденко исемендәге нейрохирургия буенча фәнни-тикшеренү институты директоры академик Александр Коноваловтан рәхмәт хаты килеп иреште. Анда Александр Коновалов Бөтендөнья нейрохирурглары җәмгыятьләре федерациясе белем бирү курсларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде. “Конференция зур югарылыкта үтте. Дөньяның танылган нейрохирурглары Россия һәм БДБ илләреннән яшь нейрохирурглары белән тәҗрибә белән уртаклашу өчен килгән иде. Фәнни программа бик бай һәм кызыклы иде”, - диелә әлеге хатта.
Министрга рәхмәт сүзләрен шулай ук ТР нейрохирурглары Ассоциациясе идарәсе рәисе профессор Валерий Данилов та белдерде. “Бу белем бирү форумы республикада нейрохирургия өлкәсендә тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм Россиядә, бөтен дөньяда Казан нейрохирургия мәктәбе абруен күтәрергә ярдәм итәчәк, нейрохирургиядә алдынгы белгечләр белән элемтәләрне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачачак”, - дип ассызыклады профессор. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.