Татарстанда халыкны В гепатитына каршы иммунлаштыру дәвам итә

23 сентябрь мәгълүматлары буенча 558 мең кеше – беренче, ә 344 мең кеше – икенче прививканы алган.
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проект нигезендә Татарстанда халыкны В вируслы гепатитка каршы иммунлаштыру дәвам итә.
23 сентябрь мәгълүматлары буенча 558 мең кеше – беренче, ә 344 мең кеше – икенче прививканы алды, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең матбугат үзәге.