“Түбән Кама Шин”ның яңа продукциясе “Ирбис” дип аталачак

“Түбән Кама Шин”ның яңа продукциясе “Ирбис” дип аталачак

(Түбән Кама, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). “Түбән Кама Шин” ААҖ тарафыннан эшләнгән яңа кышкы шиннар “Ирбис” дип аталачак. Яңа җиңел автомобиль покрышкасы исеменә игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре буенча предприятие җитәкчелеге шундый карар кабул иткән.

Конкурс 15 майдан 15 июньгә кадәр барды. Бу вакытта предприятиенең оештыру комитетына 62 Түбән камалыдан 200 шин исеме тапшырылган. Жюри беренче урынны ике катнашучыга – саклау предприятиесенең хезмәткәре Альбина Ершова һәм автопокрышкалар вулканизаторчигы Вадим Галиуллинга биргән.