Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе санкцияләнмәгән машина кую урыннарына каршы көрәш алып бара

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе санкцияләнмәгән машина кую урыннарына каршы көрәш алып бара

(Түбән Кама, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе санкцияләнмәгән машина кую урыннарына каршы көрәш алып бара. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атна саен машиналар законсыз куелган урыннарда рейдлар үткәрә. Бер айда шундый 4 урын ябылган.

Мондый машина кую урыннары хуҗаларына законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына. Бүген шәһәрдә законлы рәвештә 25 машина кую урыны эшли.