Профиль сыйныф укучылары Алабуга автозаводында булды

Профиль сыйныф укучылары Алабуга автозаводында булды

(Алабуга, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Алабуганың эшче һөнәрләрен өйрәтүче ике мәктәбенең профиль сыйныф укучылары “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе” ААҖдә булды. Станок-инструмент заводында алар җитештерү участоклары, конструкторлар һәм технологларның эш урыннары белән танышты, предприятиенең музеенда, тренажер залында булды.

Аннары соң актлар залында предприятие вәкилләре белән очрашу булды. Бригадир Рифат Гарифуллин укучыларга хезмәт шартлары, хакы һәм ялны оештыру хакында сөйләде. Станок-инструмент заводы директоры Валерий Лысенко да яшүсмерләр белән аралашты, ул аларга предприятиенең үсеш перспективалары, уку өчен нинди мөмкинлекләр булуы, карьера үсеше, социаль гарантияләр турында мәгълүмат бирде. Укучылар өчен экскурсия завод ашханәсендә тәмле сыйлар белән тәмамланды.