“Казан шәһәре телефон челтәре” ААҖ “ИнфоКом-2005” күргәзмә-форумында катнаша

“Казан шәһәре телефон челтәре” ААҖ “ИнфоКом-2005” күргәзмә-форумында катнаша

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). “Казан шәһәре телефон челтәре” ААҖ делегациясе 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Мәскәүнең “КрокусЭкспо” күргәзмә комплексында үткәреләчәк “ИнфоКом-2005” күргәзмә-форумында катнаша. Күргәзмә-форум Россия Федерациясенең Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы химаясендә үткәрелә.

“Казан шәһәре телефон челтәре” ААҖ “Электрон Татарстан” берләшкән стенды кысаларында тәкъдим ителәчәк. “ИнфоКом-2005” күргәзмә-форумында катнаша. “Казан шәһәре телефон челтәре” вәкилләре күргәзмә-форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен Татарстан Республикасы башкаласында телекоммуникация челтәренең 100 процентлы цифрлашуы, номер җыю тизлеген арттырырга (тональ җыю исәбенә), өстәмә хезмәтләрнең киң спектрын (кире адреслау, конференц-элемтә һ.б.) кертергә мөмкинлек бирүе турында сөйләячәк.