“Идея” технопаркы үзенең проектларын Нью-Йоркта тәкъдим итә

“Идея” технопаркы үзенең проектларын Нью-Йоркта тәкъдим итә

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Нью-Йоркның Мэдисон Сквер Гарденда уза торган Дөньякүләм венчур форумында Казанның “Идея” технопаркы үзенең биш проектын тәкъдим итә.

Дөньякүләм Венчур Форумы эксклюзив тармак чарасы булып тора. “YoungStartup” компаниясе тарафыннан оештырылган чарада венчур капиталы буенча 40лап әйдәп баручы белгеч чыгыш ясаячак, иртә үсеш һәм үсеш стадиясендәге компанияләр тәкъдир ителәчәк, венчур капиталына багышланган 7 панель дискуссияct үткәреләчәк, глобаль инновацион шоу булачак.

“Идея” технопаркы Дөньякүләм венчур форумында “Vidicom” видео-интернет-коммуникатор, яңа буын рентгенодиагнастик аппарат, нефтьнең сыйфатын яхшырту технологиясен, күп функцияле эретү аппараты, самолет һәм вертолет мөмкинлекләрен берләштергән катнаш очу аппаратын тәкъдим итәчәк.