Алабуганың меңьеллыгына - яңа стадион, автовокзал һәм Боз сарае

Алабуганың меңьеллыгына - яңа стадион, автовокзал һәм Боз сарае

(Алабуга, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга хакимияте шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар билгеләде. 2007 елга социаль, спорт һәм транспорт объектлары төзү планлаштырыла.

Алабугада бу елның октябрендә үк башлангыч мәктәп һәм боҗра автоюлының беренче өлеше файдалануга тапшырылачак, әлеге юл шәһәр үзәгеннән Мәскәү-Уфа трассасына чыгуны җиңеләйтәчәк һәм магистральләрне бушатачак. Ноябрьдә Боз сарае ачыла, аны концерт мәйданы буларак та файдаланырга була. Шулай ук ноябрьдә инвалид балалар өчен реабилитация үзәге төзелеп бетәргә тиеш.

Моннан тыш, якындагы ике елда боҗра автоюлын төзү, тамаша үзәге Мәйданны киңәйтү, республика күләмендәге ярышлар гына түгел, ә Россия дәрәҗәсендә үткәрелә торган стадион төзү планлаштырыла. Шәһәргә яңа автовокзал да кирәк, ул пәйда булу белән Мәскәү – Уфа трассасы буенча йөри торган транзит автобуслар Алабугага да керә ала. Шулай ук, туристлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү эшләре дәвам итә.