Алабуга мәктәп теплицаларында яшелчә һәм чәчәк үстерәчәкләр

Алабуга мәктәп теплицаларында яшелчә һәм чәчәк үстерәчәкләр

(Алабуга, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Агымдагы уку елы дәвамында Алабуганың барлык белем бирү учреждениеләрендә, ә алар барлыгы 12, теплицалар яңартылачак яки төзеләчәк. Мондый карар шәһәр хакимияте тарафыннан кабул ителгән.

Әлеге эшләр җирле бюджет акчасына башкарылачак. Шәһәрнең күп кенә мәктәпләрендә теплицалар төзелгән булган инде, тик 90нчы еллар башында бу эш туктап калган. Шул ук вакытта теплицалар биология һәм хезмәт дәресләрен үткәрү урыны булу белән бергә укучыларның рационын тулыландырачак һәм төрлеләндерәчәк. Өстәвенә, шәһәр хакимияте мәктәп теплицаларында чәчәк үсентеләре үстерү, Алабуга коммуналь хезмәтенә сизелерлек ярдәм итәр дип өметләнә. Әлегә үсентеләр башка шәһәрләрдән кайтарыла.