Татарстан кызы “Цифрлы модельер” компетенциясендә беренче урын алды

“Казан Экспо”да Future Skills һәм Worldskills Juniors җиңүчеләрен бүләкләделәр.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Татарстанда яшәүче Виктория Малецкова “Цифрлы модельер” Future Skills компетенциясендә беренче урын яулады.

“Чиктән тыш шатлану һәм бераз гаҗәпләнү” , - диде ул үз кичерешләре турында сәхнәдән чыкканнан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә

Татарстан кызы ярышларда Казан технология һәм дизайн көллиятен тәкъдим итә.