420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Тамашачыларның һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатына карата кызыксынуы Татарстан башкаласында көткәннән артык булды. 22 августтан башлап «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә ярышлар мәйданчыгында 272 мең тамашачы булды. Оештыручылар 250 мең кунак булыр дип фаразлаган иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Дүрт көндә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ярышларында 272 меңнән артык тамашачы булды», – диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, алар арасында дөньяның 68 иленнән вәкилләр бар иде.
Элегрәк WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, оештыручылар исәпләвенчә, чемпионатта барлыгы 200 дән 250 меңгә кадәр кеше булыр дип көтелә иде, дип сөйләде.