Ислам Нигъмәтуллин WorldSkills чемпионатында көмеш медаль алды

"Бирем катлаулы булды. Чемпионатка өч ел әзерләндем", - дип бәяләде ул.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионатында "Мәгълүмати кабель челтәрләр" компетенциясендә Татарстан егете Ислам Нигъмәтуллин көмеш медаль яулады.

"Бирем катлаулы булды. Чемпионатка өч ел әзерләндем", - диде Ислам журналистларга. әти-әнисенә, тренерына рәхмәт җиткерде.

Ислам Нигъмәтуллин Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаган. Бүген шунда мастер.