Чирмешән районының Туймәт авылында яңа объектлар ачтылар

Яңа төс алган балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнәчәк.

(Чирмешән, 26 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Августның соңгы көннәрендә бу авылда кунаклар еш булды. Биредә әүвәл, капиталь ремонттан соң, авыл җирлеге Советы бинасын ачтылар, аннан соң, бер үк көнне, яңартылган балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты “өй туе” уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яңа төс алган балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнәчәк. Шул ук көнне авылда республика программасы кысаларында төзелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты да үз ишекләрен ачты. Ул заманча таләпләргә туры килә, кирәкле мебель, җайланмалар белән җиһазландырылган.

30 елга якын авыл халкына хезмәт күрсәтүче фельдшер Халидә Сәхапова яңа пункт ачылуына аеруча сөенә.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов та, форсаттан файдаланып, төзелеш эшләренә, территорияне төзекләндерүгә өлеш керткән авылдашларына рәхмәтен белдерде.

Туймәтлеләрнең шатлыгын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да уртаклаштылар, авыл халкын бакча ачылуы һәм яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләделәр, теләкләрен җиткерделәр.