Кайбыч районында җитәкче урыннарда эшләгән Миләүшә Мисбахованы юбилее белән котладылар

Миләүшә ханымны 60 яшьлек юбилее белән район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, эшләр белән идарә итүче Дания Бәдретдинова котлады.

(Кайбыч, 27 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Миләүшә апа Мисбахова кунакларны, туганнарыдай якын күреп, шатланып каршы алды, чөнки ул үзе дә район башкарма комитетында эшләгән, - дип яза район газетасы. 

–Сез районыбыз үсешенә өлеш керткән фидакарь затларның берсе. Хезмәтегезне зур җаваплылык тоеп, намус белән башкаруыгыз¬ны бүген дә онытмыйбыз. Һөнәри осталыгыгыз һәм тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез, – диде Алексей Макаров.

Миләүшә апа бәхетне туган җирендә тапкан. Язмам герое Олы Кайбычта, дүрт балалы гаиләдә туып-үскән, өч энекәшенә апа ул. Әтиләре Зәбих абый гомере буе баш бухгалтер булып эшләгән. Ә әниләре Асия апа 27 ел буе район үзәк сырхауханәсендә пешекче булган. "Күптән инде лаек¬лы ялда булса да, әнием пешергән ашларны әле дә бик күпләр мактап телгә ала", диде Миләүшә апа. Туган авылы мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, югары белем алырга Казанга китә. Әтисенең киләчәктә аны табиб итеп күрәсе килә дә бит килүен, яшь кыз, уколдан курку сәбәпле, аның теләген чынга ашыра алмый. Аннары, китапларны бик ярата Миләүшә. Шуңа күрә ул чагындагы Казан дәүләт мәдәният институтына, китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә. Яшьлекнең әнә шул гүзәл бер чоры, онытылмаслык студент еллары аны гомерлек насыйп яры – Илгизәре белән очраштыра. Апас районы Коштаулы авылы егетенең дә студент чагы – Казан дәүләт ветеринария институтында югары белем алып йөргән вакыты.Авылдан шәһәргә килгәндә, поездда танышалар алар. Бер-берсенә тиң булуларын аңлар өчен озак вакыт кирәк булмый –яшьләр гаилә кора.

– Өйләнешкәч, без дистә елга якын күрше Югары Ослан районының Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында яшәдек. Институтны тәмамлагач, мине анда зоотехник итеп эшкә җибәрделәр, – диде Илгизәр абый. –Миләүшә апагыз да шунда җитәкче урыннарда эшләде – алты ел мәктәп директоры, аннан соң авыл Советы рәисе булды.
– Ике бала тәрбияләп үстердек. Ильясыбыз өченче, Гөлназыбыз икенче класска кадәр шунда укыды. Район оешкач, ул чагында инде ялгызы гына яшәүче әнием безне Олы Кайбычка чакырып кайтарды. Башта әнидә яшәдек, аннары үз йортыбызны салып чыктык, – дип дәвам итте Миләүшә апа.

Кайбычка кайткач та, шактый еллар җитәкче урыннарда хезмәт куя ул. Башта район мәдәният бүлеге, аннары ЗАГС бүлеге начальнигы булып эшләгән. Икенчесе турында аеруча яратып сөйләде Миләүшә апа. Ничәмә-ничә сабыйга тәүге документын – туу турындагы таныклык тапшыр¬ган ул. Ә язылышу турындагысын күпме пар алды икән?!
Хәзер дә таныйлар, яраталар, хөрмәт итәләр Миләүшә Мисбахованы. Элеккеге хезмәттәшләре дә аның белән бергә, бер йодрык булып, дус-тату эшләүләрен әйтә. "Мин кешеләргә үпкә саклап, авыз салып йөри белмим", ди ул үзе дә. Йомшак күңелле Миләүшә апаның үзенә шулай кадер-хөрмәт күрсәтелгәнгә дә күңеле тулды, чын күңелдән рәхмәт әйтте. "Олыгайгач, әнә шулай, яшь бала сыман куанасың икән", диде ул.

Мисбаховларның балалары да үзләре кебек ачык, итагатьле. Ильяс Казанда эшли. Гөлназ белән кияүләре Рамил дә шунда, Әмир һәм Гүзәлләре матур булып үсеп килә.
– Без әти-әнием белән бик горурланабыз! Безгә һәрвакыт үрнәк булдылар. Чөнки дус-тату яшиләр. Алар турында беркайчан да начар сүзләр ишетмәдек. Хәзер дә яннарына очып кайтасы килә. Барысы өчен дә рәхмәт, безне кеше иттеләр, икебезгә дә югары белем бирделәр. Иң мөһиме - кешеләргә карата игьтибарлы һәм ярдәмчел булырга өйрәттеләр. Хәзер инде алар үрнәк дәү әти белән дәү әни. Безне куандырып, һәрвакыт елмаеп каршы алсыннар иде, өй тәрәзәләребезнең утлары озак еллар сүнмәсен иде, – диде Гөлназ.