Чирмешән укытучылары белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын эзли

Укытучыларның август конференциясе “Чирмешән муниципаль районының стратегик үсеше: шартлар сыйфатыннан – белем бирү сыйфатына” темасы буенча узды.

(Чирмешән, 27 август, "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Конференциядә төп доклад белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова чыгыш ясады, - дип хәбәр итә район газетасы.  Район мәгариф системасында иң төп проблемалар дип түбәндәгеләрне атады:

-җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйләп, укыту эчтәлеген һәм технологиясен яңартуда соңару;

-укытучылар җитешмәү;

-кайбер белем йортларында материаль-техник базаның тиешле таләпләргә туры килмәве;

-без республика күләмендәге рейтингта “кызыл зона”да.

Киләсе уку елында мәктәпләрдә 2233 укучы белем алачак. Аларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы укыту, тәрбияләү өчен яхшы шартлар булдыру мөһим. Шушы максатка йөз тотып, быел Кара Чишмәдә мәктәп һәм балалар бакчасы, район үзәгендә “Ромашка” балалар бакчасы биналары капиталь ремонтланды. Иске Үтәмеш, Ивашкино мәктәпләре, Әккәрәйдә мәктәпнең дә, балалар бакчасының да биналары җылытылып, тышланды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында, Ульяновка мәктәбендә, Иске Элмәле белән Кармышта мәктәп һәм балалар бакчалары биналарында капиталь ремонт эшләре бара. Ремонтланган биналарда беррәттән җиһаз, мебельләрнең яңартылуы сөенечле.

Казанкада 2018нче елда 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзеп бетерү планы куелган, иң мөһиме - бала гына булсын...

Мәктәпләрдә дәреслекләр җитешмәве дә – бер проблема икән. Рус теле, химия, физика фәннәре буенча китапларга кытлык бар. Физика, химия кабинетлары лабораторияләренә җиһазлар җитешми.

Конференциядә Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион технологияләр һәм куркынычсызлык бүлеге начальнигы Александр Кравцов катнашып, укытучыларны яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде.

-Бүген балаларны интернет челтәреннән, андагы негатив эчтәлектәге әйберләрдән саклау - шулай ук мөһим проблемаларның берсе, - диде ул.