420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
27 август - Россия киносы көне./ Әлеге бәйрәмнең тарихы 1917 елларга - Октябрь революциясеннән соң илдә совет власте урнаштыру чорына барып тоташа.
Россиянең беренче эшмәкәре "Татар яшьләре көннәре" делегатларына үз киңәшләрен бирде./ "Мин һәрвакыт халык өчен эшләдем, аның белән уртак тел таба белегез", - диде Асия Мөлекова.
VI Халыкара "Казан фанфаралары" фестиваленә 40 меңнән артык кеше килде./ Иҗади коллективлар ике көн дәвамында Казан Кремлендә үз программасын тәкъдим итте.
1 сентябрьдә илнең барлык мәктәпләрендә Россия үсешенә багышланган тематик дәрес узачак./ Мәктәп укучыларына, фикер алышу өчен, Россиядә заманча икътисадны үстерү, дәүләт иминлеге һәм сәясәте турындагы темалар тәкъдим ителәчәк.
200 дән артык ретро автомобиль XI Халыкара тарихи техника фестивалендә катнашты./ Үткән заманның 30 автомобиле, үзләре мөстәкыйль рәвештә Kazanring автодромының ярыш трассасына килеп җитеп, парадта тәкъдим ителде.
Татарстан башкаласында "Казан сөлгесе" халык җыр-бию сәнгате фестивале уздырылачак./ Катнашучыларның яше 6 дан 60 яшькә кадәр, ди оештыручылар.