Татарстанга эшкә килгән мигрантларның күпчелеге Үзбәкстаннан булып, хезмәт патентларының күпчелеге Казанда бирелгән

Республикада 93 мең 705 кеше беренче тапкыр буларак миграция хисабына теркәлгән

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Быел 7 айда Татарстан Республикасында килеп җиткән урын буенча чит илләрдән һәм гражданлыгы булмаган 93 мең 705 кеше беренче тапкыр буларак миграция хисабына теркәлгән. Соңгыларының 41 меңе шәхси мәнфәгатьләрдә аерым килгән, 7 меңе (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 3,5 меңгә күбрәк) - турист буларак, 26 меңнән артыгы (былтыр алдагы 7 айда - 20 мең 73 кеше) – эшкә дип.

Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән шул хакта статистик мәгълүмат алынды. Аерым алганда, гыйнвар-июль айларында эшкә 19 меңнән артык патент бирелгән, шуларның күпчелеге, 13 мең 435е, - Үзбәкстаннан килүчеләргә, 4 мең 357се - Таҗикстаннан һ.б. Хезмәт панетларының иң күбесе Казанда бирелгән - 12 392, шулай ук Әлмәттә – 1 мең 544, Яр Чаллыда – 1 мең 341.