Кайбыч районы үзәгендә күлле ял паркы ачылачак

Шуның өчен биредә бөтен район тырышып эшли

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Кайбычтагы ял паркы төзелешендә бөтен район катнаша дисәк тә буладыр. Өченче көн барлык оешма коллективлары катнашында өмә узды. Бергәләп күл кырыен тәртипкә китердек. Кайчандыр бу җирләрдә камышлы баткаклык булгандыр дип күз алдына китереп булмый хәзер. Балалар мәйданчыгы да бар анда, дугалы күпер, ял зонасы, күл тирәсенә тигез юл түшәлгән. Нәтиҗәдә, 29 август көнне Кайбыч районы үзәгендә күлле ял паркы ачыла.

“Шәһәр парклары бер читтә торсын! Ә иң мөһиме - монда авылда гына була торган саф һава бар. Гаилә белән ял итеп, күңел ачып йөри торган бер рәхәт урынга әйләнсен әле бу парк!” – дип яза районның “Кайбыч таңнары” газетасы.