news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмирә Әдиятуллина белән хушлашу бүген Самосырово зиратында була

Ветеран журналистны мөселман зиратында сәгать 14:30да соңгы юлга озаталар.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ветеран журналист, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина белән бүген Самосырово мөселман зиратында хушлашачаклар.

«Җеназа намазы 14:30да Мамадыш трактында урнашкан Самосырово зиратында булачак», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фонды матбугат хезмәткәре.

Искәртеп үтик, Әлмирә Әдиятуллина бүген Казанда вафат булды

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмирә Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100