news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры шәһәр объектларында төзелеш эшләренең барышын тикшерде

Быел 52 ишегалдын төзекләндерүгә 444 млн сум тотылачак.

Бөгелмә мэры шәһәр объектларында төзелеш эшләренең барышын тикшерде
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 27 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрне тикшерде. Моннан тыш, коммерция объектлары төзелеше планлаштырылган урыннарга да чыкты.

Муса Җәлил урамындагы сулыкка якын территорияне реконструкцияләү — төзекләндерү Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында откан грант акчасына гамәлгә ашырыла.

«Проект җәмәгать тыңлаулары, Казанның архитектура десантына экспертиза узды. Бу соңгы елларда гамәлгә ашырыла торган зур проект — Бөгелмә шәһәр үзәге активы», — дип шәрехләде Линар Закиров.

Шәһәр башлыгы «Безнең ишегалды» Президент программасы объектларында булды. 2021 елда 52 ишегалдын төзекләндерүгә 444 млн сум тотылачак. Барлык ишегалды территорияләрендә дә эшләргә керештеләр инде.

Эшлекле сәфәр барышында Бөгелмә районы башлыгы коммерцияле объектлары төзелеше, гамәлдәге сәүдә нокталарын реконструкцияләү һәм киңәйтү планлаштырылган урыннарны карады. Шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү нәтиҗәләре буенча урыннарга — балаларны һөнәрләргә өйрәтү өчен остаханә төзү, Бауман урамыннан иске һәм яңгыр суларын бүлеп бирү мәсьәләсе буенча барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100