Иске Кулаткы районы 90 еллыгын бәйрәм итәчәк

Район биредә бик күп татарлар яшәве белән билгеле.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы 28 июль көнне үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Иске Кулаткы районы биредә бик күп татарлар яшәве белән билгеле.

Юбилей уңаеннан Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә байраклар мәйданында бәйрәм оештырылачак. Кунакларны һәм җирле халыкны бәйрәм сату-алулары, концерт һәм кичке дискотека көтә.