Ютазыда туучылар саны кимегән

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 118 бала туган, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 31 балага кимрәк

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2010 елның беренче 6 аенда Ютазыда 67 пар гаилә корган. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә. Туучылар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырмача 31 балага азрак, барлыгы 118 сабый дөньяга килгән.
Өйләнешүчеләр саны шулай ук 5 парга азрак. Аларның 15 пары – милләтара гаиләләр корган. Узган ел андыйлар саны 14 пар булган. Узган елда чит ил кешеләре белән никахлашу күренешләре өчәү саналса, быел мондый төр гаилә коручылар табылмаган.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гаилә коручыларның яше артуы күзәтелә. Ир-егетләрнең генә түгел, кәләшләрнең дә. 25-34 яшьлек егетләр арасында өйләнергә карар кылганнар күбрәк. Кияүгә чыгарга теләк белдергән кызлар арасында 18-24 яшьлекләр күп.