Суның парга әйләнү мәйданы зур булу, яздан бирле яңгырлар булмау ТР да җир асты һәм өсте сулыкларының саегуына китерде

Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге көн саен 3-4 см га кими

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Аномаль эссе җәйнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан территориясендә җир асты сулары, елга-күлләр сизелерлек саекты. Югыйсә, агымдагы елның беренче кварталында республикада мул кар запасы тупланган, язгы ташу да куәтле булган иде. Тик суның парга әйләнү мәйданы зур булу, Урта Иделдә яздан бирле җитәрлек яңгырлар булмау – җир асты һәм өсте сулыкларында суның кимүенә китерде. Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән-Идел су бассейны идарәсенең ТР буенча су ресурслары бүлеге җитәкчесе урынбасары Надежда Шинкарева сулыклардагы бүгенге вәзгыятькә китергән төп сәбәп дип әнә шуларны атады. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта аномаль эсселек нәтиҗәләрен бетерү чаралары һәм халыкны су белән тәэмин итү төп темалар булды.
Надежда Шинкарева белдерүенчә, Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге көн саен 3-4 см га кими. Ләкин зур кимүләр көтелми, республикада гадәттән тыш хәл күзәтелми, ди тынычландырды ул. Эсселек нәтиҗәсендә сусаклагычның пычрануы турында да мәгълүматлар юк. Сусаклагычта навигация дәрәҗәсе дип 49 метрдагы билге санала. Иң түбән биеклек дип 45,6 м кабул ителгән. Бүген биредә су биеклеге 51 метрдан артык.“Вәзгыять катлаулы булса да, минималь күрсәткечкә төшмәдек”, -дип ассызыклый Надежда Шинкарева.