Республикада “тычкан бизгәге”н йоктыруның 6 очрагы теркәлгән

29 июньнән 21 июльгә кадәр Татарстанда 6 кеше “тычкан бизгәге”н йоктырган. Бу - быел теркәлгән авыручылар санының 30 проценты

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 29 июньнән 21 июльгә кадәр Татарстанда 6 кеше “тычкан бизгәге”н йоктырган. Бу - быел теркәлгән авыручылар санының 30 проценты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше Васильево, Орловка бистәләрендә урнашкан бакчаларда, дүрт кеше Мари Иле, Лаеш, Югары Ослан районнарында, Залесный бистәсендә табигатьтә ял иткәндә йогышланган. Бөерләрне зарарлый торган “тычкан бизгәге” чиренең июнь-июль айларында ешрак таралуы күзәтелә. Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге зоологлары ясаган фаразларга караганда, быелның көзендә тычканнар, кимерүчеләр күбәергә мөмкин. Табиблар җәй көне аеруча активлашкан бу төр авырудан саклану чараларын күрергә киңәш итә.