Муниципаль сайлауда “залог” төшенчәсе кулланылмый

Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлаганда вакытыннан алда сайлау каралмаган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 10 октябрьдә 7.00-20.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре Думасына депутатлар сайланачак. Хәзерге чакытта республика башкаласында 886 меңнән артык сайлаучы булып, шуларның 20 меңнән күбрәге беренче тапкыр тавыш бирәчәк, сайлаучыларның исә күпчелеге Совет районында яши, аннары Идел буе, Яңа Савин районарына туры килә. Моннан 5 ел элек булган сайлаудан аермалы буларак, хәзер депутат булып 18 яше тулган һәм сайланасы округта яши торган гражданин сайлана ала (элек 21 яшь тулгач кына мөмкин иде), шулай ук, РФ белән Төрекмәнстан арасында төзелгән халыкара килешүләр нигезендә чит ил гражданнары да сайлау хокукына ия.

Быел көзен муниципаль сайлауда мажоритар һәм катнаш типтагы сайлау системалары гамәлдә була. Мажоритар система буенча бер мандатлы сайлау округларында күпчелек тавыш җыйган депутатлыкка кандидат җиңүче дип игълан ителә. Ә инде катнаш сайлау системасы буенча – бер өлеше персональ нигездә мажоритар округлар буенча һәм бер өлеше вәкиллекнең пропорциональ принцибы буенча партия нигезендә, һәм мондый система Татарстан территориясендә беренче булып Казанда кулланыла. Шул рәвешле, Казан шәһәре Думасына сайланачак 50 депутатның 25е мажоритар (бер мандатлы) сайлау округлары буенча, 25е бердәм сайлау округы (партия исемлекләре) буенча сайлана.

Сайлауларны оештыру, әзерләү һәм үткәрү – барлыгы 3 өлештән торачак сайлау кампаниясен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе үзлегеннән башкарып чыгачак, шуңа бәйле чараларны финанслау исә җирле бюджет хисабына башкарылачак.

Казан шәһәре Думасының икенче чакырылыш депутатлар сайлау кампаниясе башлану уңаеннан, бүген Казан шәһәре сайлау комиссиясенең утырышлар залында (Миславский ур., 8/1) сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев журналистлар белән очрашып, әнә шулар хакында игълан итте. Рәис искәрткәнчә, депутатлыкка кандидатлар үз-үзләрен һәм партия исемлекләре буенча сайлау кампаниясендә катнашырга 21 июльдән башлап тәкъдим итә ала. Кандидат,10 августтан башлап 30 август 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча, сайлау комиссиясенә документларны теркәүгә тапшырырга тиешле. Узган 2005 елдагы сайлаудан аермалы буларак, быел сайлау законында “залог” төшенчәсе кулланылмый, ягъни кандидат сайланасы округтагы сайлаучыларның 1 проценты күләмендә имза җыярга бурычлы. Аерым алганда, Казанда һәр округта 32-38 мең тирәсе кеше исәпләнә. Ләкин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы кебек мандатлар бүлүдә катнашкан “парламент” партияләре (“Единая Россия”, “Справедливая Россия”, КПРФ, ЛДПР) һәм аларның кандидатлары имза җыю мәшәкатьләреннән азат. Сайлау участоклары исә сайлауга 45 көн кала, 25 августка кадәр оештырылуы шарт.

Кандидатлар, кандидатларын тәкъдим иткән сайлау берләшмәләре үзләренең сайлау кампанияләрен финанслау өчен фонд булдырырга тиешле (ләкин берләшмә исемлегендәге кандидат үзлегеннән моңа хокуклы түгел). Бер мандатлы округ кандидаты өчен ул сумма 600 мең сумнан, партия өчен 6 млн. сумнан артмаска тиеш. Агитация чоры исә кандидат һәм исемлек тәкъдим ителгәннән алып 9 октябрь 0.00 сәгатькә кадәр, ягъни сайлау башланырга 1 тәүлек кала вакытка тиклем дәвам итә, дип аңлатты сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев. Аның сүзләренчә, Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлаганда вакытыннан алда сайлау каралмаган.