МКДЦ Кабарда-Балкар Республикасы кунагын кабул итте

Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәген Кабарда-Балкар Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ратмир Ацканов карады

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәген Кабарда-Балкар Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ратмир Ацканов карады.
Очрашу барышында кунакка нейрохирургия бүлеге Халыкара гемодиализ үзәге эше тәкъдир ителде, операция блогы күрсәтелде. Ратмир Руслановичта үзәктәге заманча инновацион технологияләр, клиникада эшне оештыру системасы зур тәэсир калдырды. «Бу, чыннан да, заман таләпләренә җавап бирә торган үзәк. Монда бик күп нәрсәгә өйрәнергә була”, - дип белдерде ул. Бу турыда Төбәкара клиника-диагностика үзәгеннән хәбәр иттеләр.